«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында күренекле хатын-кызларның һәм ир-атларның иҗтимагый һәм гаилә тормышына керткән өлешен билгеләп үттеләр.
Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга аңлаешлы итеп булачак сайлаулар һәм тавыш бирү процедурасы турында сөйләделәр.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен көн саен сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру буенча чаралар үткәрелә.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә яшүсмерләр өчен «Үз-үзеңне танып белүгә сәяхәт» программасы буенча чираттагы дәрес узды.
Бүген, 5 мартта, Татарстанда сайлаучыларның «Минем тавышым» онлайн-форумы старт ала. Ул 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр узачак. Татарстанлылар Россия Президентын сайлауга кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.
Һөнәри юнәлеш – «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучыларны социализацияләүнең мөһим юнәлешләренең берсе. Аларның күзаллауларын киңәйтү, «Демография» милли проекты кысаларында уку мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү максатыннан, бүлекчә карамагындагылар өчен Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре радиорубка аша хатын-кызларны котладылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр педагог Филсинә Гарафиева белән бергә фәнни-популяр китаплар дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар. Чара Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.