Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрнең актив ялы

2024 елның 1 марты, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен көн саен сәламәтләндерү-профилактика чаралары үткәрелә. ДФК кабинетында шәфкать туташы Жанна Бизяева төрле тренажерлар һәм массажерлар кулланып индивидуаль һәм төркем дәресләре оештыра. Хәрәкәт активлыгы социаль хезмәтләр алучыларга күп шатлык китерә, коллективта уңай микроклиматны сакларга мөмкинлек бирә.

Урамда социаль хезмәтләр алучылар Скандинав йөреше белән шөгыльләнәләр. Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева җитәкчелегендә өлкәннәр һәм инвалидлар учреждение территориясе буйлап йөриләр. Мондый чаралар терәк-хәрәкәт аппаратын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, кан басымын, йөрәк тибешен нормальләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International