«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә көне

2024 елның 1 марты, җомга

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең табиб-офтальмологы белән очрашу узды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналарына күз авыруларын профилактикалау ысуллары турында презентация күрсәттеләр. Шулай ук күзне саклау кабинетына экскурсия үткәрделәр, анда «Ышаныч» үзәгенең офтальмология җиһазлары турында сөйләделәр.

Табиб искәрткәнчә, күзне даими һәм вакытында тикшерү күз авыруларын иртә стадияләрдә ачыкларга һәм кирәкле дәвалауны вакытында башларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International