Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын тормышка ашыру кысаларында менталь инвалидлар өчен көндезге тору бүлеге эшли. Бүлектә «Үз-үземә юл» махсус психологик программасы эшләнгән. Программа берничә юнәлештән тора, анда когнитив үсешкә аерым игътибар бирелә: көндәлек нейрогимнастика һәм аутотренинг, программа юнәлешләре буенча психолог белән даими дәресләр.
Социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләрдә хәтерне киңәйтү методикасы кулланыла. Индивидуаль биремнәр белән эшләү хәтер диапазонын киңәйтергә ярдәм итә. Курстан соң психодиагностика үткәрелә һәм тест нәтиҗәләре күрсәткечләре тикшерелә, алар дәресләрнең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат бирә.
Бу психологик программаның төп бурычы – менталь тайпылышлы социаль хезмәтләр алучыларның деградация процессын туктату, аларның танып белү мөмкинлекләрен киңәйтү.
Чаралар тәрбияләнүчеләренә үз шәхесләрен үстерүдә нәтиҗәләргә ирешергә генә түгел, ә тормыш сыйфатын яхшыртырга, хәзерге җәмгыятькә яраклашырга мөмкинлек бирә.