Минзәләнең комплекслы үзәге педагогика көллиятенә экскурсия оештырды

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен Муса Җәлил исемендәге педагогика көллиятенә экскурсия оештырдылар.

Кунакларны колледж педагоглары җылы каршы алды, уку кабинетлары, укытучылар составы белән таныштырдылар, уку йортында кайнап торган тормыш турында сөйләделәр. Шулай ук Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы чаралары кысаларында робототехника буенча мастер-класс үткәрделәр. Эшләмәгән яшьләр процесска бик теләп кушылды һәм уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International