«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Адаптив бүлмә шартларында йөкле хатын-кызлар белән комплекслы эшләү» темасына Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Программада – инновацион технологияләр, ведомствоара системалы эш белән танышу. Белгечнең йөкле хатын-кыз белән аралашу алымнарын эшләп чыгу буенча практик дәресләргә зур игътибар бирелә: элемтә урнаштыру, актуаль проблемаларны һәм сорауларны ачыклау, «Булачак әнинең сәламәтлеге» чек-листын бергәләп эшләү.
Эш барышында катнашучылар актив иде. Стажировка көне тәмамлангач, алар мәйданчык эшенә югары бәя бирделәр, үз эшләренә яңа технологияләр кертү процессында хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерделәр.