Ел саен яз башында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп волонтерлары белән берлектә экологик танып белү чарасы үткәрелә.
Шушы көннәрдә волонтерлар балаларны тирә-юньдәге чынбарлык белән таныштыру, аларны үсемлекләр һәм яшелчәләр үстерү буенча практик эшчәнлеккә җәлеп итү, тәҗрибә-тикшеренү эшенә кызыксыну уяту өчен мастер-класс үткәрделәр.
Балалар тәрәзә төбендә бакча утыртуда актив катнаштылар. Бергә суган һәм борыч утырттылар. Балалар беренче үсентеләрнең чыгуын түземсезлек белән көтәләр һәм күзәтәләр.