1 март көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Без – сәламәт буын» акциясен үткәрде. Чараның максатлары халыкка ВИЧ-инфекция һәм СПИД барлыкка килү сәбәпләре, аларны профилактикалау ысуллары турында мәгълүмат бирү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен һәм үз сәламәтлегенә игътибарлы мөнәсәбәтне үстерү иде.
Акция кысаларында психолог саклану ысуллары, вирус йоктыру ысуллары һәм ВИЧ-инфекциягә бушлай тест узу мөмкинлеге турында кыйммәтле мәгълүмат булган листовкалар һәм буклетлар таратты. Шулай ук акциядә катнашучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.