Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында суда рәсем ясау буенча дәрес узды. Психолог Наталья Кудряшова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар иҗат һәм фантазия дөньясына чумдылар.
«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучыларны район китапханәсендә каршы алдылар. Алар өчен китапханә хезмәткәрләре танып белү дәресе үткәрделәр.
«Фемида» хоккей командасы уенчылары, шулай ук Артем Шмарев һәм Илсур Гыйльметдинов йөзендә хәйриячеләр Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең балигъ булмаган балаларына Казан Кремленә экскурсия бүләк иттеләр.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Истәлекләр терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән чираттагы чара Гаилә елына багышланган иде. Бу «Минем гаиләм – минем таянычым» әңгәмәсе иде. Ул гаилә фотоларын карау белән үрелеп барды.
Гаилә елы кысаларында Кама Тамагы районының «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә «Минем гаиләм тарихы» дигән шәҗәрә агачы төзү буенча чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы Балтач районы Чепья авылыннан Сидоровлар 32 ел бергә яшиләр. Нина Сидорова – «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр. Социаль яклау тармагында ул инде 20 елдан артык эшли.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Инвалид балаларны, мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләү» дигән стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Мәйданчык инвалид балаларда төп социаль күнекмәләрне, социаль бәйсезлек күнекмәләрен формалаштыру буенча белгечләрнең эш тәҗрибәсен ача.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе чараларына зур игътибар бирелә. Бүген белгеч Татьяна Стригачева 84 яшьлек Раиса Ершова белән дәрес үткәрде. Ул уен рәвешендә узды.
Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 2 нче социаль участокта «Минем шәхси һөнәри планнарым» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.