Минзәләдә яшәүче балигъ булмаганнар белән һөнәри юнәлеш бирү дәресе үткәрелде

2024 елның 29 марты, җомга

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Ольга Бывальцева 2 нче социаль участокта «Минем шәхси һөнәри планнарым» дигән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Дәрес балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Чараның максатлары: һөнәрләр турында күзаллаулар бирү, билгеле бер эшчәнлек төренә сәләтләрне ачыкларга ярдәм итү, һөнәрләр дөньясында ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру.

Гаилә белән эшләү буенча белгеч кешенең һөнәри эшчәнлегенең төп төрләре, һөнәр сайлауга йогынты ясый торган факторлар турында сөйләде. Шулай ук «Скептик һәм оптимист» уен ситуациясе уйнатылды.

Ахырда балалар «Кызыксынулар картасы» дигән сораштыру уздырдылар. Тест нәтиҗәләре буенча балаларга киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International