Хәйриячеләр балаларга Казанга экскурсия бүләк иттеләр

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

«Фемида» хоккей командасы уенчылары, шулай ук Артем Шмарев һәм Илсур Гыйльметдинов йөзендә хәйриячеләр Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең балигъ булмаган балаларына Казан Кремленә экскурсия бүләк иттеләр.

Татарстан Республикасы Югары суды судьялары инде беренче ел гына район балалары өчен төрле чаралар оештырмый. Бу юлы экскурсиядә 16 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар Казан Кремле территориясендә, Спас манарасы музеенда булдылар. Шулай ук башкала кунаклары матур шоу карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International