Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр рәхәтләнеп ком терапиясе белән шөгыльләнәләр

2024 елның 29 марты, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ком терапиясе чараларына зур игътибар бирелә. Бүген белгеч Татьяна Стригачева 84 яшьлек Раиса Ершова белән дәрес үткәрде. Ул уен рәвешендә узды.

«Тернәкләндерүнең бу формасының өстенлекләре шунда ки, комда төрле картиналар ясарга, рәсемнәрне үзгәртергә», – ди Татьяна Стригачева.

Ком терапиясе игътибарны, фикерләүне, кул моторикасын үстерә, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларның психикасына уңай йогынты ясый. Белгечләр әкият терапиясе, истәлекләр терапиясе элементларын кулланудан яхшы нәтиҗә күрәләр. Бу эш формасы белән барлык учреждениедә яшәүчеләр колачланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International