Сидоровлар гаиләсе – өйдә дә, эштә дә бергә

2024 елның 29 марты, җомга

Татарстан Республикасы Балтач районы Чепья авылыннан Сидоровлар 32 ел бергә яшиләр. Нина Сидорова – «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр. Социаль яклау тармагында ул инде 20 елдан артык эшли. Нина Сидорова үз карамагындагыларга өй җыештыруда, азык-төлек һәм дарулар сатып алуда ярдәм итә, аларны хастаханәгә озата бара. Күп кенә социаль хезмәтләр алучыларга ул йортны ремонтлауны оештырган, газ һәм җылылык үткәрүдә, электр үткәргечләрен алыштыруда ярдәм иткән.

Павел Сидоров 2005 елдан «Наз» үзәгендә шофер булып эшли. 2019 елның сентябреннән ул «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина учреждениеләренә китерә башлый.

Сидоровлар гаиләсе район һәм республика конкурсларында, спорт ярышларында актив катнаша.

Нина һәм Павел Сидоровларның өч кызы, дүрт оныгы бар. Гаилә бергә җыелырга ярата. Әби белән бабай оныкларын эшкә өйрәтәләр: бергәләп кар чистарталар, бакчада эшлиләр, өстәл әзерлиләр. Шулай итеп гаиләдә традицияләр буыннан буынга тапшырыла һәм гаилә кыйммәтләре саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International