Гаилә альбомнарын карап…

2024 елның 29 марты, җомга

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Истәлекләр терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән чираттагы чара Гаилә елына багышланган иде. Бу «Минем гаиләм – минем таянычым» әңгәмәсе иде. Ул гаилә фотоларын карау белән үрелеп барды.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылары арасында җиде гаилә пары булуы сөендерә. Бу көнне олы яшьтәге ир-атлар белән хатын-кызлар үзләренең ничек танышуларын, гаилә тормышын ничек төзүләре, беренче балаларының тууы, беренче оныкларын һәм хәтта оныкчыкларын көтү турында искә төшерделәр.

Кызганычка каршы, социаль хезмәт алучыларның күбесе тол калган һәм хәзер ялгыз яши. Ләкин алар да истәлекләргә бик теләп чумдылар. Гаилә альбомнарын алып, өлкәннәр тормыш иптәшләре, балалары турында сөйләделәр.

Җыерчыклы куллар фотоларны бик яратып карадылар. Кайвакыт күзләре яшьләнде, әмма өлкәннәр үз тормышларының күңелле мизгелләренә кайту мөмкинлеге өчен рәхмәтле иде. Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә дип сорагач, барысы да бертавыштан иң мөһиме – бер-береңә хөрмәт һәм ышану дип җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International