27 мартта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютыннан балалар һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Росгвардиягә экскурсиягә киттеләр.
Татарстанда хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Фәрхури Нигъмәтуллина йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров килде.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Любовь Павловна Малкованың иҗади бенефисы узды. Нәкъ 20 ел элек ул интернат-йортка килә һәм бу еллар эчендә коллективның аерылгысыз өлешенә әверелә.
2024 елның беренче кварталында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә 31 социаль хезмәткәр, аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны караучы 17 кеше укулар узды.
«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» автоматлаштырылган системада эшләү буенча чираттагы укыту семинар-практикумын профилактика субъектлары өчен Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре оештырды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Анда махсус хәрби операциягә багышланган «Zov: Җиңүнең оныклары» күргәзмәсе тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Зәйдә геронтоволонтерлыкны үстерү буенча «Яхшы ярдәмче» социаль проектын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Проект кысаларында чираттагы чараны өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Пульс» отрядының «көмеш» волонтерлары үткәрде.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып баралар. Балаларны һөнәрләр, хезмәт базары ихтыяҗлары, хезмәт шартлары һ. б. белән таныштыралар.