Биектау районында йөкле хатын-кызларны гаиләдәге мөнәсәбәтләрне җайга салырга өйрәтәләр

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде. «Йөклелек чорында гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне анализлау һәм төзү» чарасында тугыз йөкле хатын-кыз катнашты.

Хатын-кызлар «Минем гаиләм» тесты буенча гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне диагностикаладылар, йөклелек чорында гаиләдә мөнәсәбәтләр төзү үзенчәлекләре белән таныштылар. Музыка һәм әкият терапиясе ысуллары ярдәмендә бала белән психорелаксацион үзара бәйләнеш формалаштырдылар, аңа уңай кичерешләр трансляцияләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International