Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Инвалид балаларны, мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләү» дигән стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Мәйданчык инвалид балаларда төп социаль күнекмәләрне, социаль бәйсезлек күнекмәләрен формалаштыру буенча белгечләрнең эш тәҗрибәсен ача.
Мәйданчыкта катнашучылар практиканың методик инструментарийлары белән таныштылар һәм, мастер-классларда катнашып, аны гамәлгә ашыруның гамәли күнекмәләрен алдылар. Чара ахырында йомгаклау аттестациясе узды.
Стажировка мәйданчыгы эшендә тернәкләндерү үзәкләре һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре катнашты.
