Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр суда рәсем ясарга өйрәнә

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында суда рәсем ясау буенча дәрес узды. Психолог Наталья Кудряшова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар иҗат һәм фантазия дөньясына чумдылар.

Дәрес башында катнашучыларга махсус су әзерләү, фон һәм төп рәсем булдыру турында сөйләделәр. Рәсем һәм орнаментлар ясаганда, өлкән яшьтәге кешеләр тарак һәм шпажкалар кулландылар. Рәсемнәр әзер булгач, аларны кәгазьгә күчерделәр. Әзер эшләр социаль хезмәтләр алучыларның бүлмәләрен бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International