22 майда Казанда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләренең социаль хезмәтләр алучылары арасында VIII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.
Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Татарстанның Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре «Гаилә альбомы» программасы буенча дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр.
22 майда Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике гаилә пары никахлашуларының өч еллыгын – күн туйларын билгеләп үттеләр. Интернат-йорт белгечләре Черниковлар һәм Скорняковлар өчен бәйрәм өстәле әзерләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен «Бәхетле балачак серләре» дигән арт-терапевтик дәрес уздырдылар.
Арчада Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы узды
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән спорт бәйрәме булып узды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге тору төркеме белән чираттагы дәрес узды. Чараның темасы – «Пыялада рәсем ясыйбыз».
21 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче эшләмәүче яшьләр өчен дәрес оештырдылар. Шәһәр транспортында пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
23–24 майда Казанда IV «Без балаларыбыз өчен җаваплы» психик тайпылышлы балаларга стационар социаль хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләренең форумы уза.
Түбән Камадан Лилия Яруллина III төркем инвалид. Аңа 54 яшь. 20 елдан артык хатын-кыз кадрлар бүлеге белгече булып эшләгән.