«Ветеран» үзәге тернәкләнүчеләре «Абилимпикс» чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Арчада Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы узды. «Крючок белән бәйләү» компетенциясендә ярышларда Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Венера Гарифуллина һәм социаль хезмәтләр алучылар Анна Елизарова һәм Нина Антонова катнаштылар.

Анна Елизарова өченче урынны алды, Нина Антонова катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International