Үз эшеңне ачарга беркайчан да соң түгел

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Түбән Камадан Лилия Яруллина III төркем инвалид. Аңа 54 яшь. 20 елдан артык хатын-кыз кадрлар бүлеге белгече булып эшләгән.

«Миңа эшем ошый иде: кызыклы, кешеләр белән аралашу, документлар белән эшләү – барысы да мин яратканча. Эшкә шатланып йөрдем», – дип искә ала Лилия Яруллина. Әмма 2020 елда Түбән Кама районында яшәүче хатын-кыз эшсез кала. Шул вакытта ул үзен иҗатта сынап карый башлый. Тукымадан курчаклар һәм уенчыклар тегү башта терапия генә була, инсульттан соң тернәкләнергә ярдәм итә.

2021 елда Лилия Яруллина эшкә урнаша, ләкин ике елдан соң аны калдырырга туры килә. Хатын-кыз Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баса. Кабул итү вакытында ул мәшгульлек үзәге белгеченә үзенең хоббисы турында сөйли, әйберләренең фотоларын күрсәтә. Мәшгульлек үзәгендә аңа бизнес-план язарга тәкъдим итәләр, консультацияләр бирәләр, һәм 2023 елның августында Лилия Яруллина үз бизнес-идеясен уңышлы яклый. Шулай итеп ул үз эшен ачу өчен дәүләт финанс ярдәме ала, кызыклы һәм катлаулы образлар булдыру, яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен заманча тегү җиһазлары, тукымалар, өстәмә материаллар һәм аксессуарлар сатып ала.

«Мин мәшгульлек үзәге директоры Ирина Герасименковага, белгеч Наҗия Әхтәмовага һәм миңа идеямне тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтле», – ди Лилия Яруллина.

Бүген ул үз эшләнмәләрен уңышлы сата, яңа эш техникаларын үзләштерә һәм яңа максатлар куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International