Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге тору төркеме белән чираттагы дәрес узды. Чараның темасы – «Пыялада рәсем ясыйбыз».
Дәрес вак моторика, иҗади фикерләү, рәсем эшчәнлеге күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Арт-терапевтик методика буларак пыялада рәсем ясау кулланыла. Методика иҗади күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итә, шулай ук психоэмоциональ халәтне оптимальләштерүгә юнәлдерелгән, чөнки пыяла өслегеннән тактиль тойгылар кирәкле релаксацион эффект тудыра.