Көндезге тору төркеме белән транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

21 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче эшләмәүче яшьләр өчен дәрес оештырдылар. Шәһәр транспортында пассажирларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Катнашучылар җәмәгать транспортында һәм аның тирәсендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында элек алган белемнәрен ныгыттылар, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту культурасын искә төшерделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга «Куркынычсызлык әлифбасы: пассажирлар өчен кагыйдәләр» дигән видеоролик күрсәтелде.

Практик өлештә пластилиннан автобус рәсеме ясарга тәкъдим ителде. Техника мускул һәм нерв киеренкелеген киметергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International