Гаилә фотоальбомы өлкәннәрне үткәннәргә кайтара

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Татарстанның Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре «Гаилә альбомы» программасы буенча дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр.

Хатирәләр терапиясе вакытында өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең хатирәләре белән уртаклашалар, балачак һәм яшьлек турында сөйлиләр: алар яшь чакта нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, нинди уеннар уйнарга яратканнар, нәрсә белән мавыкканнар. Хезмәт эшчәнлеген, фотоларда сурәтләнгән сәяхәтләрне һәм истәлекле вакыйгаларны искә алалар.

Иске фотоларны карау һәм үткән тормыш турындагы хатирәләр өлкән яшьтәге кеше тирәсендә яхшы микроклимат тудыра, ялгызлык һәм депрессия хисләреннән коткара, үз фикерләрен әйтергә һәм эмоциональ разрядка алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International