Арча тернәкләндерү үзәгендә гаилә спорт бәйрәме узды

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән спорт бәйрәме булып узды. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган.

Йөгерү, сикерү, туп, боҗра һәм ракетка эстафеталары белән күңелле бәйрәм ачык һавада, күңелле музыка астында һәм җанатарлар ярдәме белән узды. Спорт чарасы күңелле, мавыктыргыч һәм, әлбәттә, һәр бала өчен файдалы булды. Бәйрәм музыкаль флешмоб белән дәвам итте. Ахырда барысын да бәйрәм өстәленә чакырдылар.

Бәйрәмне оештыруда «Арча станциясе» футбол командасы волонтерлары һәм Арча шәһәре Инвалидлар җәмгыяте ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International