Азнакай интернат-йортыннан ике пар күн туйларын билгеләп үттеләр

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 майда Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ике гаилә пары никахлашуларының өч еллыгын – күн туйларын билгеләп үттеләр. Интернат-йорт белгечләре Черниковлар һәм Скорняковлар өчен бәйрәм өстәле әзерләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Олег һәм Наталья Черниковлар интернат-йортта танышканнар. Танышуның өченче көнендә үк алар инде аерылырга теләмәүләрен аңлаганнар. Алар бер-берсендә таяныч кына түгел, ә, үзләре әйткәнчә, чын мәхәббәтне дә күрә алганнар. Парның уртак хоббисы да бар – алар декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнәләр.

Скорняковлар сүзләренчә, гаилә шундый катлаулы язмышлы өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга мәгънәле һәм уңай тәэсирләр белән тулы бөтенләй башка тормыш башларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International