Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен «Бәхетле балачак серләре» дигән арт-терапевтик дәрес уздырдылар. Чараның максаты – психоэмоциональ киеренкелекне бетерү өчен шартлар тудыру, бәхетле бала тәрбияләү һәм үстерү өчен ата-аналарның эчке потенциалын тормышка ашыруга ярдәм итү.
Уен күнегүләре ярдәмендә ата-аналар үзләренең балалары белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнделәр.