Казанда социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 майда Казанда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләренең социаль хезмәтләр алучылары арасында VIII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

Сәламләү сүзе белән турнирны Г. Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбенең спорт-массакүләм эш буенча директор урынбасары Нәркиз Сәйфетдинов ачты.

Быел турнирда 67 кеше катнашты: 46 өлкән кеше һәм 21 бала. Иң яшь катнашучыга 11 яшь, иң өлкәненә – 85.

Турнирның биш туры нәтиҗәләре буенча судьялар коллегиясе җиңүчеләрне билгеләде.

Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, анда Министрлыкның Республика ресурс үзәге директоры Марина Горшунова катнашты.

Турнир җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International