ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2024 ел
җомга

Традиция буенча Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль-анимацион чара уздырдылар.

Татарстанның Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә психолог булып күпбалалы әни Елена Сидорова эшли. Елена һәм Сергей 17 ел бергә. Бу гаиләдә спорт өстенлекле. «Безнең девиз гади: сәламәт тәндә – сәламәт акыл», – диләр Сидоровлар.

Бөтендөнья тәмәкесез көн ел саен 31 майда билгеләп үтелә. Бүген Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Тәмәкеңне бир – мин сиңа кәнфит бирәм» дигән урам акциясе үткәрделәр.

27 майдан 31 майга кадәр Санкт-Петербургта интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында теннис буенча бөтенроссия ярышлары уза.

30 майда Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен концерт булды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Парафин, озокеритның кеше организмына йогынтысы» дигән мәгълүмат чарасы узды.

Бүген Тукай районында Иске Абдул авылында яшәүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен район хастаханәсенә китерү буенча хезмәт күрсәтелде. Чара «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылды.

Прокуратура хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приютында хокукый белем бирү буенча әңгәмә үткәрделәр. Балаларны яклау көне алдыннан тәрбияләнүчеләрнең янына Чүпрәле муниципаль районы прокуроры урынбасары Аяз Миндубаев һәм прокурор ярдәмчесе Дмитрий Зиновьев килеп киттеләр.

Халыкара балаларны яклау көне һәм «Сила в детях» Хәйрия фондының 10 еллыгы уңаеннан Казанда «Балаларда көч» инклюзив күңел ачу программасы узды.

Азнакай муниципаль районында ялгыз өлкән яшьтәге Миннира Дәүләтбаева яши. Ләкин, әйтергә кирәк, ул элек ялгыз булган. Хәзер исә ул яңа гаиләсен булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International