30 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Кәримова «Кибермошенниклыктан саклану» дигән мәгълүмати кампания үткәрде. Төп максат – гражданнарга IT-җинаять төрләре турында мәгълүмат бирү.
30 июльдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә, көндезге тору бүлегенә йөрүчеләрнең ата-аналары өчен оештырылды.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыру 15 августка кадәр озайтылды.
28 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Чиста яр» акциясендә катнаштылар. Чараның максаты – сулык ярларын чүп-чардан чистарту һәм кешеләрнең табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәтен формалаштыру.
Татарстан Республикасында 2023 елның сентябреннән «Эшкә урнашу чорында аутистик спектры бозылулары һәм башка менталь тайпылышлары булган затларны эшкә урнаштыруда һәм озатып йөрүдә ярдәм итүне оештыру» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Проектны гамәлгә ашыру максатчан төркем инвалидларына эшкә урнашуда һәм эшкә урнашу этабында ярдәм күрсәтүдә коммерциячел булмаган оешмаларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең ММЧ белән элемтәләр буенча инспекторы Надежда Назарова белән профилактик әңгәмә булды.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева социаль хезмәт алучылар белән «Туган кешеләр» клубы кысаларында «Тынычлыкта һәм гармониядә яшәү» дәресе үткәрде. Очрашу әйләнә-тирәдәге кешеләр белән үзара хезмәттәшлекнең конструктив ысулларын формалаштыруга һәм хис-кичерешләрне үзең көйләү ысулларына өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Сарман районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын тернәкләндерү эше дәвам итә.
Дистанцион алдауларны кисәтү максатыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә шәһәр Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Артур Муллин белән очрашу булды.