«Буыннар элемтәсе» проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дарст буенча турнир узды. Чараны «Алма алмагачтан» Бөтенроссия фестиваленә багышладылар.
Турнирда 75 социаль хезмәт алучы катнашты. Ярыш «Спорт хәрәкәте» ТР инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» советы ярдәмендә үткәрелде.
Шәһәр советы депутаты, «Автократ» ҖЧҖ генераль директоры Илнар Исмәгыйлев исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырылды.