Балаларга патриотик тәрбия бирү планы кысаларында 3 сентябрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Алия Сафина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә МХО зонасында булган хәрбиләргә хатлар язды.
Чарада катнашучылар махсус хәрби операция геройлары, аларның батырлыклары белән таныштылар. Мондый чаралар рухи-әхлакый нигезләрне һәм социаль-тарихи кыйммәтләрне ныгытырга ярдәм итә.