Авыл җирендә өлкәннәргә волонтерлар ярдәме бик кирәк, бигрәк тә хәзер, бакчада урып-җыю мәшәкатьләре күп булганда. Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә «Импульс» отряды волонтерлары өлкән буынга бәрәңге алырга булышты.
Өлкән яшьтәгеләргә күп кирәкми – бары тик гади кеше катнашы һәм игътибар мөһим. Социаль приюттан балалар моны бик яхшы башкаралар.