«Демография» илкүләм проекты: өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларны медицина оешмаларына илтү дәвам итә. Проект өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга, актив озын гомерлелек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Вакытында тикшеренү узу сәламәтлек проблемаларын иртә ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итә.

Агымдагы елда якынча 57 мең гражданны колачлау планлаштырыла. Ел башыннан район хастаханәләрендә 42,6 меңнән артык өлкән кеше булып киткән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International