«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме уздырдылар

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Диңгез баталияләре» спорт чарасы уздырылды.

Бәйрәм программасы бай булды. Командаларга диңгез темасына табышмаклар, туплар, кегльләр белән мавыктыргыч эстафеталар тәкъдим ителде. Катнашучылар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшли белүдә ярыштылар.

Бәйрәм мавыктыргыч һәм кызыклы булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International