2023 елның 23 сентябрендә Түбән Кама гаиләләренең берсенең тормышы нык үзгәрде. Кыю һәм тәвәккәл татарстанлы Артем Г. контрак төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Өйдә аны тормыш иптәше һәм ике баласы көтә.
Алгы сызыкта Артем иң яхшы сыйфатларын күрсәтә. Инициативасы, тырышлыгы һәм хезмәттәге уңышлары, махсус операция максатларына ирешү буенча бурычларны уңышлы үтәгәне өчен ул РФ Оборона министрлыгының ведомство бүләгенә – «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек булган. Сугыш хәрәкәтләрендә дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул I дәрәҗә Суворов медале белән бүләкләнгән.
Сугышларның берсендә Артем яралана һәм госпитальгә эләгә. Дәваланудан соң ул өенә кайта һәм үзен бик сагынган гаиләсе белән очраша ала. Хәзер Артем яңадан алгы сызыкта, үзенең хәрби бурычларын үтәвен дәвам итә.
Дәүләт Артем гаиләсенә кирәкле социаль ярдәм күрсәтә. Аңа хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелгән. Хатыны һәм балалары җәмәгать транспортында ташламалы йөрүдән файдалана, кече баласы мәктәптә бушлай туклану ала. Гаилә шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү һәм хуҗалык товарлары рәвешендә хәйрия ярдәме алган. Аларга ике тапкыр спектакльгә билетлар бирелде.
Артем өчен гаилә – ул чын терәк һәм ярдәм. Көн саен яңа сынаулар алып килгән катлаулы заманнарда нәкъ менә якын кешеләре аның өчен көч һәм илһам чыганагы булып тора. Алар җылылык, кайгыртучанлык һәм яхшылыкка какшамас ышаныч белән уртаклашалар, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр. Гаилә – ир-атка ярдәм итә һәм иртәгәге көнгә ышаныч бирә торган ышанычлы тыл.
Туганнары һәм якыннары үзләренең яклаучысы белән горурланалар һәм аны исән-сау килеш, җиңү белән катуын түземсезлек белән көтәләр.