«Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» программасы кысаларында 2 сентябрьдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова «Без Бесланны хәтерлибез һәм кайгырабыз» фильмын карау оештырды.
Балалар 20 ел элек булган коточкыч фаҗига турында белделәр. Террорчылык, теракт, экстремизм кебек төшенчәләр турында тагын бер кат сөйләштеләр, куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен кабатладылар. Ахырда шәмнәр кабыздылар һәм Бесландагы теракт корбаннарын искә алдылар.