ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Лилия Корбанова социаль хезмәт алучылар белән «Солдатка хатлар» акциясендә катнаштылар.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар арасында «Иҗат ит. Уйлап тап. Сынап кара» рәсем конкурсы үткәрелде. Уйлап табучы һәм рационализатор көненә багышланган конкурс Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырылды.

30 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек итү һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу максатыннан инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде.

Тукай районының Яңа Сарайлы авылы фельдшер-акушерлык пункты базасында «Карау мәктәбе» программасы буенча төркемле дәрес узды. Укуларны өлкәннәрне һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнарны караучы туганнар узды.

Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында Абый һәм апалар көне кысаларында Россиядә Гаилә елына багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Чара туганлык бәйләнешләрен ныгытуга һәм һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында күзаллау булдыруга юнәлдерелгән.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә макраме техникасында үрергә өйрәнәләр.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасында иң күренекле вакыйгаларның берсе – Алабугада узачак Спас ярминкәсенә әзерлек дәвам итә.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү кысаларында ЮХИДИнең пропаганда бүлеге башлыгы Илдар Гайнуллин белән очрашу булды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә диспансерлаштыру, вакциналаштыру һәм башка медицина процедуралары узу өчен китерәләр.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты коллективы махсус хәрби операция зонасында Ватан алдында үз бурычларын үтәүче хәрбиләргә чираттагы тапкыр ярдәм күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International