«Шатлык» үзәгендә «Беслан фаҗигасе» хәтер сәгате узды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрь көнне Зәй шәһәренең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган балалар өчен «Беслан фаҗигасе» исемле хәтер сәгате үткәрелде. Чарада катнашырга Зәй муниципаль районы Ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Алексей Алексеев, «Гвардия» хәрби-эзләү отряды җитәкчесе Виктор Никифоров чакырылган иде. Кунаклар патриотик тәрбиянең роле, илнең тарихын, истәлекле урыннарын белүнең, аның күпмилләтле булуын бәяләүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Юлия Чернова балаларны шәхес формалаштыруда ярдәм итә торган китаплар укырга өндәде, ә дин әһелләре кешеләрнең төп рухи кыйммәтләре һәм үзара хөрмәт турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International