ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2024 ел
сишәмбе

«Антонов бакчалары» проектына нигез салучы Ренат белән Айгөл биш бала тәрбияләп үстерәләр һәм бергәләп ял итәргә вакыт табалар. Аларның зур һәм тату гаиләсе күпләр өчен үрнәк. Шәйхәйдаровлар - «Антоновка» гаилә театрының өлкәннәр составы артистлары. 

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Ничек итеп мошенниклар корбаны булмаска» дигән видеодәрес узды. IT-җинаятьләр кылуның иң киң таралган ысуллары, цифрлы технологияләр кулланып урлау куркынычлары һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләделәр.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре айның соңгы ишегалды уеннарын үткәрделәр. Алар Наласа авыл җирлегендә, мәктәпнең урам территориясендә үтте.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре, аларның балалары һәм интернат-йортта яшәүчеләр ярдәм акциясендә катнаштылар. Алар барысы бергә төрле файдалы үләннәр киптерделәр һәм аларны чәй пакетларына тутырдылар. Үлән чәйләрен махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрәчәкләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча чираттагы мастер-класс узды. Картиналар өчен җәйге тема сайладылар.

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән «Мошенниклыкны профилактикалау» темасына мәгълүмати эш алып баралар.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Гаилә елына багышланган викторина узды. Бу көнне төрле яшьтәге катнашучылар гаилә кыйммәтләренең һәм традицияләренең мөһимлеге турында сөйләштеләр.

Хәзерге вакытта Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Лениногорскидан Мортазиннар гаиләсе социаль хезмәтләр ала. Аларның гаиләсе нәкъ 40 ел элек туган.

 

Казан шәһәренең көндезге тору бүлеге карамагындагылар «Имин юллар» тематик чарасында булдылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан викториналар һәм интерактив уеннар оештырылды. Балалар саклану чараларының төрләре һәм әһәмияте турында белделәр. Иң кыюлары велосипедларда һәм самокатларда йөри алдылар.

Шушы көннәрдә Арча районында «Ишегалларында җәй» чарасы узды. Ул шәһәрнең үзәк стадионында 40 тан артык яшүсмерне, балаларны һәм яшь гаиләләрне җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International