Гарденотерапия – социаль тернәкләндерүдә ярдәм

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү буенча төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, үсемлекләр терапиясе, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе. Социаль хезмәткәр Анфиса Кадырова еш кына өлкәннәр белән эш иткәндә үсемлекләр терапиясен куллана – бу бүлмә һәм бакча чәчәкләренең өлкәннәргә уңай йогынты ясау ысулы.

Белгеч махсус хәрби операциядә катнашучыларның социаль хезмәт күрсәтүдә торучы аналарын да җәлеп итә. Чәчәкләрне карау процессында аларның кәефе яхшыра. Гарденотерапия борчылулардан арынырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International