ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2024 ел
дүшәмбе

«ТатТрансОйл» ҖЧҖ 6 хезмәткәргә 389,5 мең сум түләде.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары «Герат кыр почтасы» эзләү отрядлары берләшмәсенең «Солдат йолдызы» хәрби-тарихи музеенда булдылар.

«Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты юнәлеше буенча гамәлдә булган программалар өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социаль яклауны тәэмин итә. Мәсәлән, озак вакытлы карау системасы – ул яшь яки сәламәтлек торышы аркасында чит ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүнең тулы канлы комплекслы программасы.

Махсус хәрби операциягә Түбән Кама шәһәреннән шактый ирләр киткән. Алар арасында А. Бурнин да бар. Бер елдан артык элек ул МХОга үз теләге белән китә.

2024 елда Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Россиядә Гаилә елына багышланган «Гомуми игътибар» акциясе старт алды. Үзәк белгечләре пенсионерлар җәмгыяте белән бергә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкәннәрне котлыйлар, алар өчен гаилә атмосферасы тудыралар.

Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында «Өй шартларында дәвалау физкультурасы элементлары» спорт-өйрәтү чарасы уздырылды.

30 июльдән 2 августка кадәр Тукай районының «Урман әкияте» ял базасында күрү буенча инвалидларның «Арго дуслары очрашуы – 2024» унынчы төбәкара ачык инклюзив тернәкләндерү слеты булып узды. Чарада Татарстанның төрле районнарыннан, Мәскәүдән һәм Ижаудан 40 тан артык катнашучы җыелды.

Казанда «Психоактив матдәләр кулланучыларны социаль тернәкләндерүнең индивидуаль программасын эшләү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Уку практик юнәлешле иде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә. Әлеге эшчәнлек кысаларында кешеләрнең игътибарын шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм гадәттән тыш хәлләр, һәлакәтләр һәм янгыннар, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән мультимедиа продукция эшләнгән.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды тарафыннан 2024 елның апреленнән июненә кадәр «Тормышны кадерлим» фонды программасында катнашучыларны билгеләү өчен «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү» Россия Федерациясе субъектларының инновацион социаль проектларын (чаралар комплексларын) сайлап алу конкурсы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International