Алексеевск районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ярдәм кулы суз» акциясендә катнаштылар. Тәрбияче Марина Анисимова белән бергә алар олы яшьтәге әбигә ярдәм күрсәттеләр.
Сентябрь – уңыш җыю вакыты. Бу чорда бакчаларда һәрчак эш күп. Өлкән яшьтәгеләргә ярдәмсез генә авыр, шуңа күрә приютта тәрбияләнүчеләр өлкән буын кешеләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә булдылар. Анна Степановнага яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышын җыеп алырга, бакчаны чүп-чардан чистартырга булыштылар.
Анна Степановна волонтерларга чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм аларны үз бакчасыннан тәмле кыярлар белән сыйлады.