Әлмәттә яшәүче иң өлкән әби өйдә тавыш бирде

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

7 мартта Әлмәттә яшәүче иң өлкән әбигә 103 яшь тулды. Людмила Березова – «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә социаль хезмәтләр алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран бик актив, агымдагы вакыйгаларга кызыксынуын югалтмый. Нәкъ менә шуңа күрә ул узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда шатланып катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International