Россиядә Гаилә елы кысаларында Азнакай районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны пазл җыю буенча уникаль гаилә чемпионатында катнашырга чакырды. Гаиләнең һәр әгъзасы үз сәләтләрен күрсәтә, зирәклеген үстерә һәм сәламәт көндәшлек атмосферасында берләшә алды.
Уртак тырышлык, идеяләр алмашу һәм һәр җыелган детальдән шатлык – болар барысы да гаилә бәйләнешләрен ныгытырга һәм уңай энергия алырга ярдәм итә.
Гаилә чемпионатында катнашучылар онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар һәм бергә вакыт үткәрделәр.