Лениногорск районында менталь тайпылышлары булган кешеләр белән эш алып барыла

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аутистик спектры бозылган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр белән эш дәвам итә.

Чираттагы дәресне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидуллина һәм Оксана Лямова үткәрде. Ул гомуми үсеш күнегүләре комплексыннан башланды. Зарядка ясаганнан соң яшьләр арт-терапия белән шөгыльләнде – мамык таякчыклар ярдәмендә рәсем ясадылар.

Бу чара кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итте. Һәркем уңай кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International