Татарстан Республикасы 2023 елда хезмәт базарындагы вәзгыять буенча Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости экспертлары үткәргән тикшеренүдә хәбәр ителә.
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның рейтинг баллы 84,6 баллга кадәр артты, 2022 елда ул 79,39 балл тәшкил итә иде.
Рейтинг лидерлары бишлегендә шулай ук 98,1 балл җыйган Мәскәү, 97,1 балл белән Санкт-Петербург һәм 92,36 балл белән Мәскәү өлкәсе бар. 82,66 балл җыйган Башкортстан Республикасы бишенче урында.