«Ышаныч» үзәгендә Гаилә елына багышланган концерт узды

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар өчен концерт оештырдылар. Россиядә Гаилә елы кысаларында «Энергетик» мәдәният сарае солистлары социаль хезмәтләр алучылар өчен гаилә кыйммәтләренә багышланган программа әзерләгәннәр иде.

Анда булган ата-аналар һәм үзәктә тәрбияләнүчеләр популяр һәм милли җырларны сәнгатьле башкарудан ләззәт алдылар. Яшьләр гаилә кыйммәтләре һәм дөнья халыкларының гаилә традицияләре турындагы викторина сорауларына аеруча энтузиазм белән җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International