9 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Спорт экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
Чара башланыр алдыннан оештыручылар куркынычсызлык чаралары турында әңгәмә үткәрделәр. Спорт чарасы ярыш формасында узды. Ярышларда катнашучылар ике командага бүленеп, эстафеталарны уңышлы үттеләр.
Чарада сигез кеше катнашты.