Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, көндезге тору бүлегендә шашка турниры оештырылды. Чара 5 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр уздырыла торган Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм йөзеннән узды. Турнирның төп кунагы шашка буенча тренер һәм судья Хәйдәр Зәйнуллин булды.
Шашкачылар, фикерләү эшчәнлеген, тапкырлыгын һәм зирәклеген бергә туплап, үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар, ә калган катнашучыларга грамоталар бирелде.
Шашка ярышы мавыктыргыч узды.